Татарстанның Азнакай районында Җиңү бистәсе, Мәлбагыш һәм Актүбә 2 нче мәктәбендә заманча биологик класслар эшләп килә. Алар микроклонлаштырылган биоматериалдан үсемлекләрне үстерү җайланмасы белән җиһазландырылган, дип яза «Азнакай» басмасы.
2 нче номерлы Актүбә урта мәктәбе укучыларына «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин килде. Алар педагоглар һәм укучылар белән очраштылар, тәҗрибә үткәрүне күзәттеләр.
Маганов сүзләренчә, «Татнефть» елына 5-6 млн агач үсентесе сатып алырга әзер. «Бу лабораторияләр - мәктәп укучылары өчен генә түгел, актүбәлеләр өчен дә эш урыннары булдыру өчен менә дигән мөмкинлек», - дип билгеләп үтте ул.
Татарстанда урманнар бөтен территориянең якынча 20%ын биләп тора, элек алар өлешенә мәйданнарның 50%тан артыгы туры килгән. Экологияне яхшырту максатларында яшел утыртмаларны, шул исәптән биокласслар ярдәмендә дә, киңәйтү планлаштырыла.
Укучылар Наил Магановка тикшеренү эшчәнлеге өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.