Алексеевск районының тагын бер мәктәбендә шахмат зонасы пәйда булды

2021 елның 19 феврале, җомга

Шахмат зонасы Татарстанның Алексеевск районы Урманасты Шенталасы мәктәбендә пәйда булды. Якын киләчәктә шахмат зоналары муниципалитетның барлык мәктәпләрендә дә җиһазландырылачак.

7 сыйныф укучысы Раил Ниясов шахматның талантларны үстерергә ярдәм итүе турында сөйләде. "Укытучылар безгә шахмат ярдәмендә үз талантларыбызны үстерәчәкбезз, ә тагын без математиканы һәм башка катлаулы предметларны ныграк аңлый башлыйбыз, диләр. Карап карыйк, әмма башта миңа шахмат уйнарга өйрәнәсе бар әле. Моңа мине өлкән абыем өйрәтәчәк», дип, үз фикерләре белән бүлеште ул.

Проект укучыларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыруга һәм алар өчен эчтәлекле ял итүне оештыруга юнәлтелгән. Парламентарийлар мәктәпләргә ике шахмат өстәле, шахмат такталары һәм тизлекле шахмат сәгатьләре бүләк итә. Шахмат зоналарын булдыру «Мәгариф» илкүләм проекты тарафыннан каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International