Унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасы 15 апрельгә планлаштырылган

2021 елның 19 феврале, җомга

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын үткәрү вакытларын билгеләде. Аны 15 апрельдә үткәрү планлаштырыла. Тиешле документ норматив хокукый актлар проектларының федераль порталында басылып чыкты.

Үзгәрешләр «2020/21 уку елында урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре турында»гы боерыкка кертелә.

Боерыкның 1 нче пуктындагы 1.2 нче аспунктында «2021 елның 5 апрелендә» сүзләрен «2021 елның 15 апрелендә» сүзләренә алмаштырырга, – диелә документта. Өстәмә даталарны шулай ук 2021 елның 21 апреленнән 5 маена һәм 19 маена кадәр күчерергә тәкъдим ителә.

Йомгаклау иншасы БДИ тапшыруга рөхсәт булып тора. БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә чор 12-17 июльдә узар дип көтелә. Вузга керергә җыенмаган мәктәп тәмамлаучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International