Казанда беренче вузара ScienceTalks узды, анда аспирантлар ораторлык осталыгында ярышты. Аларга фәнни казанышлар турында гади һәм аңлаешлы тел белән сөйләргә кирәк иде. Бу хакта «Идея» технопаркының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«ScienceTalks – әлеге чара яшь галимнәр үз эшләнмәләрен күрсәтәләр һәм аның турында сөйлиләр, гади һәм аңлаешлы телдә, формулалар, графиклар һәм таблицалар кулланмыйча гына сөйлиләр. Нәкъ менә шундый формат аркасында аудиториянең фән белән кызыксынуы барлыкка килә», — дип белдерде «Идея» генераль директоры Олег Ибраһимов.
ScienceTalks җиңүчесе дип КДМУ аспиранты Ваге Маркосян танылды. Ул инсультның куркынычлыгын аңлатты һәм аның фәнни төркеме тарафыннан ген терапиясе нигезендә эшләнгән препарат турында сөйләде.