КФУ лицеистлары программалаштыру буенча халыкара турнирда җиңде

2021 елның 20 феврале, шимбә

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицей укучылары INFO(1)CUP программалаштыру буенча Бухарестта (Румыния) үткән V Халыкара яшүсмерләр турнирында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар.

Турнирда Болгария, Румыния, Сербия, Мисыр, Молдавия, Грузия, Кыргызстан, Израиль, Украина, Италия, Сирия һәм Россиядән яшь программистлар катнашты. Барлык илләрнең командалары составында программалаштыру буенча бу илләрнең яшүсмерләр җыелма командаларына кандидатлар да бар иде.

Россиядән Н.И. Лобачевский исемендәге лицей яшүсмерләре һәм Чиләбедән килгән команда катнашты. Биш сәгать дәвам иткән турда Европа чемпионаты дәрәҗәсенең дүрт биреме тәкъдим ителде.
8 сыйныф укучысы Ренат Кәримов, 9 сыйныф укучылары Руслан Вильданов һәм Валерий Родионов алтын медальләргә ия булдылар. 9 сыйныф укучылары Мария Пакканен, Никита Поливин һәм Дамир Сәитов призерлар булдылар һәм бронза медальләр яуладылар. Балаларны ярышларга югары квалификацияле категорияле информатика укытучысы Сергей Михайлин әзерләде.

"Турнир шактый катлаулы булды. Әмма биремнәр кызыклы һәм, минемчә, лаеклы иде. Мин турнирга махсус әзерләнмәдем, гадәттәгечә биремнәр  чиштем. Быел мин информатика буенча мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасында катнашачакмын, аңа әзерлек өчен мин узган еллардагы биремнәр өстендә эшлим. Тренерның роле бик мөһим, чөнки нәкъ менә ул олимпиада белән бәйле барлык мәсьәләләрне җайга сала", - дип билгеләп үтте Р. Кәримов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International