Алексеевск районында Туган телләр елын ачтылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Алексеевск районы территориясендә яшәүче халыкларның җырлы-биюле чыгышы  белән Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган бәйрәм чаралары башланды.

Бәйрәм концерты алдыннан һәр кунак тәкъдим ителгән халыкларның үзенчәлекле мохитын тойды. Иҗади күргәзмәдә рус җеп эрләгече дә, әрмән хашы да, татар өчпочмаклары да күзгә ямь биреп торды.

Җирле коллектив вәкиле Светлана Ильина, барысын да бүгенге бәйрәм өчен махсус үзләре пешерүе-әзерләве турында сөйләде. “Минем растегайның рецепты — гаилә кыйммәте, бу ризыкны әзерләү серләре миңа әбиемнән күчте", — дип уртаклашты Светлана.

Кызыл Баран авылыннан килгән Светлана Федорова, әнисенең сарык йонын ничек эшкәртүен күреп, балачагында ук җеп эрләү сәнгатен үзләштерүен сөйләде. «Бу гади  эш түгел, минем балаларыма инде аның бәлки кирәге дә чыкмас, ә шулай да мин аларга үз осталыкларымны тапшырырга тырышачакмын", — дип уртаклашты ул.

Алексеевскида шулай ук муниципалитет территориясендә озак еллар тату гомер итүче, район һәм аның халкы өчен эшләүче төрле милләт вәкилләре булган гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Алар арасында «Нечкәбил» республика конкурсында район данын яклаган Вәлиевлар гаиләсе, районның Чуаш Майнасы авылыннан педагоглары гаиләсе — Федоровлар,  фермерлар – Александровлар гаиләсе, Алексеевск районында 20 елдан артык яшәүче, актив җәмәгатьчеләр гаиләсе – Оганесян һәм башкалар бар.

Татарстан Республикасы Халыклар ассамблеясенең  Алексеевск районындагы бүлеге рәисе Рәфидә Гатина милли гореф-гадәтләрне саклау буенча  планнары турында сөйләде, районның 21 фольклор коллективы елдан-ел биредә яшәгән рус, татар, керәшен, мордва, чуаш, үзбәк, әрмән һәм башка халыкларның милли һәм мәдәни кыйммәтләре белән таныштыра, дип билгеләп үтте.

Концертның һәр номеры теге яки бу милләтнең көнкүреше һәм тормыш рәвеше турында матур хикәягә әверелде.

Артистларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Галина Белова, Алексеевск районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков һәм Алексеевск округы Благочинные, протоиерей Павел Чурашов котладылар. Руханилар билгеләп үткәнчә, Татарстан халыкларының гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен саклап калу артында республиканың тынычлыгы һәм иминлеге ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International