Ятимнәр югары уку йортларында түләүсез уку өчен вакыты чикләнмәгән ташламалар алдылар

2021 елның 20 феврале, шимбә

Элеккеге нормалар буенча ятимнәр һәм социаль якланмаган башка балалар өчен уку ташламасы агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган. Ягъни законга төзәтмәләр кертмичә, быел ук ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга керергә туры килер, ә вузларда махсус ятим квоталар юкка чыгар иде. Тик бу хәл булмаячак.

Закон ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, хәрби җәрәхәт алу яки хәрби хезмәт вакытында алынган авырулар өчен билгеләнгән квота чикләрендә бакалавриат һәм белгечлек программалары буенча укырга кабул итүгә аерым хокук турындагы норманың чикләнмәгән вакыты гамәлдә булуын билгеләде.

Мондый гражданнарга бюджет урыннарының гомуми саныннан 10 процент күләмендә квота бүлеп бирелә. Вузга ташламалы урынга керү өчен ятимгә укырга керү имтиханнарында һәр фән буенча минималь балл җыярга кирәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, ташлама ятимнәрне укудан, нәрсәнедер белүдән һәм имтиханнарны тапшырудан азат итми.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, кабул ителгән инициативаның төп бурычы – социаль гаделлек чараларын закон белән беркетү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International