1 марттан 25 апрельгә кадәр Казанда ясалма интеллект һәм программалаштыру буенча фестиваль узачак

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

1 марттан 25 апрельгә кадәр ясалма интеллект һәм программалаштыру буенча RuCode Festival өченче Бөтенроссия фестивале узачак.

Чара катнаш форматта узачак, катнашу бушлай, теркәлүне рәсми сайтка кереп эшләү мөмкин. Программа  биремнәр төрле әзерлек дәрәҗәләре булган катнашучылар өчен кызыклы булсын итеп төзелгән. Фестивальнең төп максаты – IT-белем бирүне популярлаштыру, һөнәргә мәктәп укучыларын һәм студентларны җәлеп итү. Профессионаллар өчен – бу квалификация күтәрү мөмкинлеге.

"Бүген IT-тармакта кадрлар кытлыгы якынча миллион кеше тәшкил итә, ә топ белгечләр арасында 200 меңгә якын кеше. Бу үз белеменең сыйфатын күтәрергә тырышучы бүгенге укучыга, мондый фестивальләрдә катнашып, хезмәт базарында ихтыяҗ булачак, ә үзен профессионал булып танытканнарга, квалификацияне арттырып, үз карьерасын дәвам итә алу мөмкинлеге", – дип белдерде фестиваль инициаторларының берсе, МФТИнең дистанцион программалар буенча директоры Алексей Малеев.

Узган елда RuCode язгы һәм көзге фестивальләрендә Россиянең 82 төбәгеннән 13 меңнән артык кеше катнашкан. Быел ул берничә этапта узачак. Онлайн-курслар 1 марттан башлана. Киләсе этапларга әзерлек өчен бер ай вакыт бирелә. Апрель аенда ясалма интеллект һәм алгоритм программалаштыру буенча интенсивлыкка сайлап алу башлана.

Ясалма интеллект юнәлешенең йомгаклау этабы 24 апрельдә узачак чемпионат булачак, ул катнашучыларның иң яхшы чишелешләрен тәкъдир итү рәвешендә узачак. Программалаштыру юнәлеше чемпионат белән 25 апрельдә тәмамланачак. Интенсив узган һәм югары белем турындагы  дипломы булган катнашучылар квалификация күтәрү турында дәүләт үрнәгендәге диплом, ә студентлар һәм мәктәп укучылары өстәмә белем бирү курсларын узу турында сертификатлар алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International