Россиянең мәгариф министрлыгы башлангыч сыйныф укучыларының бушлай кайнар туклануын оештыруны контрольдә тотуын дәвам итә

2021 елның 23 феврале, сишәмбе

«Башлангыч сыйныф укучылары өчен кайнар туклануны  оештыру – вакытлы проект түгел, ә мәктәпләрдә мәңгегә калачак, шуңа күрә эш мөмкин булган кыенлыкларны исәпкә алып төгәл һәм җайга салынган булырга тиеш», –  дип ассызыклады РФ мәгариф минитсрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко.

Ул гражданнардан мөрәҗәгатьләр Россия мәгариф министрлыгының һәм "Дәүләт хезмәтләре" порталында кабул ителүен, һәм бу юнәлештә гаризалар саны даими рәвештә кими баруын искәртте. "Димәк, урыннарда эш алып барыла, барлык җитешсезлекләр максималь төстә һәм оператив рәвештә бетерелә", – дип шәрехләде министрның беренче урынбасары. Ул шулай ук укучыларның ата-аналарыннан соңгы атна дәвамында уңай бәяләр артуын, ә тискәре бәяләрнең кимүен хәбәр итте.

Белешмә өчен

Россия Федерациясе Президентының Федераль Җыенга Юлламасында куелган бурыч нигезендә, башлангыч сыйныфларның барлык укучылары (1-4-нче сыйныфларда) көненә бер тапкыр түләүсез кайнар туклану белән тәэмин ителергә тиеш. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан барлык түбән сыйныф укучыларын түләүсез кайнар азык белән тәэмин итүне беркеткән нормалар яңа уку елыннан ук барлык төбәкләргә таралсын өчен тиешле эш башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International