18 февральдә Социаль-гуманитар белем бирү үзәге “Чиксез белем бирү” халыкара педагогик берләшмә порталы белән берлектә “Идеядан нәтиҗәгә кадәр” дип исемләнгән республика педагогик идеяләр фестивален уздырды. Чара Казан шәһәренең Совет районындагы 125 нче гимназия базасында оештырылган төбәк стажировка мәйданчыгында узды.
Фестивальнең максаты – «Минем беренче проектларым» УМКның укыту-үстерү потенциалын гамәлгә ашыруны һәм камилләштерүне тәэмин итүче инновацион идеяләр һәм нәтиҗәле тәҗрибәләр эзләү һәм тарату.
Фестиваль «Идеяләр диалогы: «Минем беренче проектларым» УМКны башлангыч мәктәбендә укыту-тәрбия процессына кертү тәҗрибәсе» темасына багышланган иде.
Татарстанның 15 муниципаль районыннан һәм Казаннан башлангыч сыйныф укытучылары укучыларда «Минем беренче проектларым» укыту-методик комплексы буенча проект-тикшеренү эшчәнлегенә аларны җәлеп итү юлы белән укый белүен формалаштыру тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Шулай ук педагоглар үзләренең уйлары, табышлары, методик алымнары белән уртаклаштылар. Укытучылар сигез номинациядә катнаша алды, шуларның берсе – "Идея бар!" аерым кызыксыну уятты. Фестиваль эшлекле хезмәттәшлек, әзерлек бурычларын гамәлгә ашыру, укучыларны индивидуаль проектка әзерләү буенча конструктив аралашу атмосферасында узды.
Комплекс нигезендә педагогик эшчәнлектә проект технологияләрен куллану ята. Комплекс ике телдә эшләнә.
Фестивальдә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге башлыгы Роза Шәяхмәтова катнашты. Алар тәкъдим ителгән эшләрне югары бәяләделәр, һөнәри үсеш өчен аларның мөһимлеген билгеләделәр.