Иске Аракчино бистәсендә «Җилкән» балалар бакчасының яңа бинасы ачылды

2021 елның 20 феврале, шимбә

Казанның Киров районының Иске Аракчино бистәсендә 128 нче «Җилкән» балалар бакчасының яңа бинасы ачылды.

Әлеге балалар бакчасының өч бинасы бар. Беренче икесе ерак түгел – , «Волжская гавань» торак комплексында Гомәр Бәширов урамы, 7 йорт адресы буенча һәм  Иске Аракчинодагы һәм 32 нче Хәрби шәһәрчек урамында урнашкан. Приволжская, 214 адресы буенча гомуми мәйданы 4,2 мең кв.метр булган ике катлы яңа бина узган ел «Восток-С» ҖЧҖ  тарафыннан төзелгән. Мәктәпкәчә учреждение 120 балага яки 6 балалар төркеменә исәпләнгән. Биредә музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, логопед, татар теле кабинетлары, медицина блогы, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, шулай ук спорт-уен мәйданчыгы бар.

Балалар өчен үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирү буенча өстәмә үстешле дәресләр оештырылган. Балалар төрле тәҗрибәләр үткәрәчәкләр һәм үз куллары белән файдалы җайланмалар ясарга өйрәнәчәкләр.

Исегезгә төшерәбез, Быел Казанда 1690 урынга исәпләнгән 8 балалар бакчасы ачу планлаштырыла, шуларның  бишесе «Демография» илкүләм проекты буенча төзеләчәк. 2020 елда шәһәрдә 2220 урынга исәпләнгән 9 мәктәпкәчә учреждение ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International