18 февральдә Әлмәт политехника техникумы базасында «Файдалы казылма ятмаларын эзләү һәм разведкалауның геофизик алымнары» белгечлеге буенча ачык республика олимпиадасы узды.
Олимпиадада Татарстан һәм Башкортстанның һөнәри белем бирү оешмаларыннан – Әлмәт политехника техникумы, Лениногорск нефть техникумы һәм Октябрь шәһәрене И.Кувыкин исемендәге нефть көллияте студентлары катнашты.
Олимпиада иң сәләтле һәм талантлы студентларны ачыклау, студентларның һөнәри әзерлекләрен күтәрү, укучыларның иҗади потенциалын тормышка ашыру, укучыларның остазлыгы кысаларында педагогик хезмәткәрләрнең мотивациясен һәм иҗади активлыгын арттыру максатыннан үткәрелде.
Башкарылган биремнәргә эксперт бәясен эш бирүчедән һәм һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларыннан торган мәртәбәле жюри башкарган.
Жюри рәисе – «ТНГ-Групп» ҖЧҖ баш инженеры, әлеге белгечлек буенча чыгарылыш укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе рәисе Артур Хәйруллин.
Олимпиада жюрие үткәрелгән бәяләү нигезендә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде:
1 урын – Эльвина Габсәләмова, Әлмәт политехника техникумы (җитәкчеләре: Диндарова Е.В., Кашапов Р.Р.);
2 урын – Элина Рәхимова, Октябрь нефть көллияте (җитәкчеләре: Хафизова Г.М., Хәертдинова Р.С., Әхмәтшина Г.Р.);
3 урын – Михаил Васильев, Лениногорск нефть техникумы (җитәкчеләре: Савельева А.В, Исламова Д.И., Врублевский С.М.).
Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
Җиңүчеләр һәм призерлар I, II һәм III дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде.