18 февраль көнне Мамадыш политехника көллияте базасында «Киләчәкне булдырабыз» Республика проект-тикшеренү эшләре конкурсы узды.
Чара һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында проект-тикшеренү эшчәнлеген үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Конкурсның читтән торып үткәрелгән турына 20 мәгариф учреждениесеннән 60тан артык проект тәкъдим ителде.
Эксперт бәяләве нәтиҗәләре буенча турыдан-туры турга 25 эш сайлап алынды.
Проект эшләрен яклау 6 номинациядә узды: «Социаль проектлар», «Икътисадый проектлар», «Техник проектлар», «Хәрби-патриотик проектлар», «Педагогик проектлар», «Мәгълүмати технологияләр». Конкурс йомгаклары буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
«Социаль проектлар» номинациясе:
1 урын – Райнур Әхмәтшин (Түбән Кама педагогика көллияте);
3 урын – Диана Галәүева, Диана Насыйрова (Лениногорск нефть техникумы);
3 урын – Айнур Гәрәев, Даниил Хәлиуллин (Мамадыш политехника көллияте).
«Икътисадый проектлар» номинациясе:
2 урын – Артур Минегалимов (Әлмәт политехника техникумы);
2 урын – Гадилә Гыйләҗева (Лениногорск нефть техникумы).
«Техник проектлар» номинациясе»:
1 урын – Максим Ермолаев, Александра Мордовская (Лениногорск нефть техникумы);
2 урын – Әхмәд Юзмөхәммәтов (Кукмара аграр көллияте);
3 урын – Никита Чирков (Әлмәт политехника техникумы).
«Хәрби-патриотик проектлар» номинациясе:
1 урын – Павел Маврин (Әлмәт политехника техникумы);
2 урын – Ирина Маркова (Түбән Кама педагогика көллияте);
3 урын – Иван Пудилов, Адилә Нуриева (Н. В.Лемаев исемендәге Нефть химиясе һәм нефть эшкәртү көллияте ).
«Педагогик проектлар» номинациясе»:
1 урын – Лилия Исламова (М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте);
2 урын – Эльвина Габбасова (Казан энергетика көллияте);
3 урын – Илүзә Заһидуллина (Түбән Кама педагогика көллияте).
«Мәгълүмати технологияләр» номинациясе:
1 урын – Сергей Устинов (Яшел Үзән механика көллияте);
2 урын – Эдуард Антонов (Мамадыш политехника көллияте);
3 урын – Семен Мирошниченко (В.Д. Поташов исемендәге Техник көллият).
Конкурс кысаларында шулай ук педагоглар өчен «Дистанцион укыту шартларында студентларның проект эшчәнлеге» темасы буенча түгәрәк өстәл узды, анда дистанцион укыту шартларында проект эшчәнлеген оештыру проблемалары, проектта катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге өчен заманча цифрлы инструментлар һәм платформалар каралды.