161 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең яшь армиячеләре «Россия патриоты» гражданлык-патриотик форумында катнаштылар. Фестиваль Анапада 3-16 февраль көннәрендә «Смена» Бөтенроссия балалар үзәгендә узды.
Фестиваль программасы укучыларның патриотизм һәм социаль җаваплылык кыйммәтләренә нигезләнгән гражданлык позициясен актуальләштерүгә, шулай ук талантлы балаларны ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иде.
Республика делегациясе әлеге сменаның барлык әһәмиятле чараларында актив катнашкан өчен медальләр, истәлек билгеләре, дипломнар һәм бүләкләр алып кайтты. Балалар «Вакыт капсуласы», «Мин хәтерлим! Мин горурланам!» социаль роликлар фестивале, патриотик җырлар кичәсе, " Россия – дөньяга!» интеллектуаль уены, «Россия исеме» эзләнү-агарту экспедициясе кебек вакыйгаларны аерым билгеләп үттеләр. Укучылар Россия Геройлары, патриотик тәрбия, социаль проектлау, команда барлыкка китерү өлкәсендәге экспертлар белән очраштылар.
Программа түбәндәге партнерлар белән тыгыз хезмәттәшлектә тормышка ашырылган:
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы үзәк музее» (Җиңү музее);
- «Бородино дәүләт хәрби-тарихи музей-тыюлыгы»;
- «Серебряный возраст» пенсионерларны социаль адаптацияләү автономияле коммерцияле булмаган оешмасы;
- «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте, РФ Хәрби-геральдика хезмәте;
- ЭРА хәрби инновацион технополисы;
- «Кече җир» мемориаль комплексы (Новороссийск).
Яшь армиячеләрнең гражданлык-патриотик үсеш программасы өч юнәлеш буенча тормышка ашырылды: проект, иҗади һәм танып-белү эшчәнлеге.
Яшь армиячеләр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгына һәм Татарстан Республикасы «Юнармия» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Төбәк штабына белем бирү форумында катнашу мөмкинлеге биргән өчен ихлас рәхмәт белдерәләр.