Татарстанда «Ел тәрбиячесе-2021» республика конкурсының зона этабы дәвам итә

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

17 февральдә Саба районының 3 нче балалар бакчасы базасында, шулай ук 18 һәм 19 февральдә «Йолдызлык» 10 нчы гимназия һәм Яшел Үзәннең 31 нче балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе-202» конкурсының зона этаплары үткәрелде. Зона турларында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары катнашты.

Теләче, Кукмара, Балтач, Әтнә, Арча, Саба, Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш, Яшел Үзән муниципаль районнарыннан килгән катнашучылар үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс ике номинациядә үткәрелә: «Ел тәрбиячесе» һәм «Туган телдә тәрбия һәм укыту булган төркем тәрбиячесе».

Зона этабында республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының 132 педагогы катнаша, алар арасыннан 30 финалист билгеләнәчәк.

Конкурсның йомгаклау этабы Казанда 5-9 апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International