Казан балалар йортында тәрбияләнүчеләр Халыкара конкурс лауреатлары булдылар

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр Халыкара конкурс лауреатлары булдылар. Ел саен, «Афәрин, балалар!» Халыкара конкурс кысаларында «Урал Матрешкасы»  балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсы үткәрелә.

Казанның Идел буе районы балалар йортында тәрбияләнүчеләр ансамбле «Эстрада вокалы» номинациясендә катнашты. «Без шундый төрлеләр» җыры жюриның барлык әгъзаларын таң калдырды, һәм балалар  III призлы урынны яуладылар.

«Урал Матрешкасы» балалар яшүсмерләр иҗаты конкурсы – иң популяр иҗади проектларның берсе. Фестиваль ел саен көчәя бара, анда катнашучылар саны арта, конкурсантлар арасында көндәшлек көчәя. Конкурс чыгышларын бәяләү өчен танылган хореографлар һәм вокалистлар, Россия Федерациясенең әйдәп баручы сәнгать уку йортларының тәҗрибәле педагоглары чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International