Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет 25 февральдә 12:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елга гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами булдыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла.
Элегрәк проект кысаларында халык, экспертлар белән берлектә, 2020 елга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларны сайлап алу буенча онлайн-сораштыруда 5,4 меңнән артык кеше катнашты.
Тавыш бирүне исәпкә алып, экспертлар һәм Иҗтимагый совет фикере 2020 елга өстенлекле максатлар буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды.
1. Мәктәпкәчә мәгариф оешмаларында урын белән белән тәэмин ителешне 20 меңнән 23 меңгә кадәр балага арттырырга.
2. Биналары капиталь ремонт таләп ителми торган мәктәпкәчә мәгариф оешмалары өлешен 73%тан 78%ка кадәр арттырырга.
3. Укуларын тәмамланганнан соң мәктәптә эшләгән Татарстан Республикасы укытучыларының өлешен 3 ел һәм аннан да күбрәк, 81 %тан 83 %ка кадәр арттырырга.
4. Үз биналары булган өстәмә белем бирү оешмаларының 100%ына анализ ясарга һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау һәм реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр кертергә.
5. Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге аша социаль әһәмиятле эшкә балаларның җәлеп ителүе өлешен 80%тан 83%ка кадәр арттырырга.
6. Муниципаль психологик-педагогик медицина-социаль үзәкләренең һәм психологик-педагогик хезмәтләрнең эшчәнлегенә анализ ясарга һәм аларның эшчәнлеген камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр эшләргә.
7. Кадрлар әзерләү өчен заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган һөнәри белем бирү оешмалары – ресурс үзәкләре санын 37 дән 41 гә кадәр арттырырга.
Күрсәтелгән бурычларны үтәүнең беренчел нәтиҗәләре http://publictasks.tatarstan.ru/ порталында һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бастырылган инде.
Мәсьәләләр үтәлеше турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.
Искәрмә:
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче гражданнар Иҗтимагый совет утырышында катнашучының теркәү формасын тутырырга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгын бирергә тиеш. Мәгълүматларны 2021 елның 24 февраленә кадәр түбәндәге электрон адреска җибәрергә кирәк: Mon.OrgOtdel@tatar.ru.
Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Иҗтимагый совет утырышы Zoom видео-конференц-элемтә режимында узачак. Теркәлгәннән соң трансляциягә тоташу өчен сылтама җибәреләчәк.
Игътибар: тулы булмаган мәгълүмат биргәндә катнашу мөмкинн булмаячак.