Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елга максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга йомгаклар ясалачак

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

25 февральдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гавәми максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.

Үткәрү көне - 2021 елның 25 феврале.

Үткәрү вакыты - 12:00.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда республика дәүләт хакимияте башкарма органнары максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешенә җәмәгать контроле буенча проект гамәлгә ашырыла.

Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән берлектә 2020 елга ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР Дәүләт хезмәтләре порталында бурычларын сайлап алу буенча онлайн-сораштыруда 5,4 меңнән артык кеше катнашты.

Тавыш бирүне, экспертлар һәм Иҗтимагый совет фикерен исәпкә алып, 2020 елга өстенлеклеләр буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. 3 яшькә кадәрге балаларның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителешен 20 меңнән 23 меңгә кадәр арттырырга.

 2. Биналары капиталь ремонт таләп итми торган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өлешен 73%тан 78%ка кадәр арттырырга.

3. Укып белем алганнан соң мәктәптә 3 ел һәм аннан да күбрәк эшләүче Татарстан Республикасы укытучыларының өлешен, 81 %тан 83 %ка кадәр арттырырга.

4.  Өстәмә белем бирү оешмаларының  100% үз биналары булуга анализ ясарга һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмаларына капиталь ремонт ясау һәм реконструкцияләү буенча тәкъдимнәр кертергә.

5. Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлеге аша социаль әһәмиятле эшкә балаларның җәлеп ителү өлешен 80%тан 83%ка кадәр арттырырга.

6. Муниципаль психологик-педагогик-медицина-социаль үзәкләренең һәм психологик-педагогик хезмәтләрнең эшчәнлегенә анализ ясарга һәм аларның эшчәнлеген камилләштерү буенча методик тәкъдимнәр эшләргә.

7. Заманча инфраструктура белән тәэмин ителгән һәм яңа укыту-лаборатория җиһазлары белән җиһазландырылган квалификацияле кадрлар әзерләү өчен һөнәри белем бирү оешмалары – ресурс үзәкләре санын 37 дән 41 гә кадәр арттырырга.

Күрсәтелгән бурычларны үтәүнең беренчел нәтиҗәләре http://publictasks.tatarstan.ru/ порталында һәм Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында бастырылган инде.

Бурычлар үтәлеше турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.

Искәрмә:

Иҗтимагый советы утырышында катнашырга теләүче гражданнар катнашучының теркәү формасын  тутырырга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә тиеш. Мәгълүматларны 2021 елның 24 февраленә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә Иҗтимагый совет утырышы Zoom видео-конференция-элемтә режимында узачак. Теркәлгәннән соң трансляциягә тоташу өчен сылтама җибәреләчәк.

Игътибар: Тулы булмаган мәгълүмат биргәндә катнашу мөмкин булмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International