Россиядә ятим һәм инвалидлар югары уку йортларында бушлай белем алу өчен вакыты чикләнмәгән ташлама алдылар. Тиешле законга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга үзгәрешләр 2021 елның 28 февраленнән үз көченә керә.
Бу бюджет урыннарына ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, инвалид балалар, I һәм II төркем инвалидлар, балачактан инвалидлар, хәрби имгәнү яки хәрби хезмәт вакытында алынган авырулар нәтиҗәсендә инвалидлар дәгъва итә ала.
Элеккеге нормалар буенча ятимнәр һәм социаль якланмаган башка балалар өчен уку ташламасы агымдагы елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган. Законга төзәтмәләр кертмичә, быел ятим һәм инвалидларга гомуми нигезләрдә укырга керергә туры килер иде, ә вузларда махсус квоталар юкка чыкты.
Закон билгеләнгән квота чикләрендә, аерым алганда, бюджет урыннарының гомуми саныннан 10 процент күләмендә бакалавриат һәм специалитет программалары буенча укырга кабул итүгә аерым хокук турындагы норманың сроксыз гамәлен билгеләде.
Кабул ителгән инициативаның төп бурычы – социаль гаделлек чараларын закон белән беркетү.