Соңгы елда «Туган тел», «Туган телдә әдәби уку», «Туган әдәбият» уку предметлары кысаларында туган телләргә өйрәтү буенча 30дан артык яңа программа эшли башлады, һәм мондый программаларның гомуми реестры беренче тапкыр 140 атамадан артып китте. Шулай итеп, бүген мәктәпләрдә 76дан артык туган тел өйрәнелә, программалар 2 миллионнан артык укучыны колачлый. Мәктәпкәчә белем бирү системасында 50 туган тел һәм бу процесска кертелгән 500 меңнән артык бала исәпләнә.
«Россия дөньядагы иң күп телле илләр рәтенә керә. Телләр һәм диалектларның күп булуы – бу, һич арттырусыз, безнең байлыгыбыз, безнең мәдәни кодның бер өлеше. Һәм шуңа омтылган һәркем өчен туган телләрне өйрәнү мөмкинлеген саклау һәм хуплау бик мөһим. Шуңа күрә без укыту программаларын даими киңәйтәбез, туган тел, туган әдәбият кебек предмет өлкәләре буенча укытучылар әзерләүгә басым ясыйбыз. Узган елда бездә 45 яңа дәреслек чыгарылды, һәм без бу эшне дәвам итәчәкбез», – дип билгеләп үтте мәгариф министры.
11 февральдән 21 февральгә кадәр Россия мәгариф министрлыгының Халыкара туган тел көненә багышланган “Россия халыкларының туган телләре” акциясе узды. Аның кысаларында укучылар ата-аналар, кече ватаннары турында шигырьләр язылган видеороликлар яздырдылар. Мондый видеороликларны акциядә катнашучылар үзләренең Instagram, "ВКонтакте" яки ТiкТок социаль челтәрләрендә #Роднызыки2021 хештегы белән бастырганнар. Акциядә "Тере классика" Фондының яшь укучылары актив катнашты.
Акциягә 21 февральдә нәтиҗә ясалачак. Һәр катнашучы исемле сертификат алачак, ә иң креатив һәм кызыклы эшләр Россия мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды сайтында йомгаклау видеоролигында дөнья күрәчәк.
21 февральдә, Россия мәгариф министрлыгы ТикТок белән берлектә, 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк #МойРодныйЯзык челленджын башлап җибәрә. Аның кысаларында танылган спортчылар, артистлар һәм теләге булган һәркем үз телендә "Туган телләр көне белән" дигән сүзләр белән видео төшереп куя алачак.
Моннан тыш, барлык Россия укучыларын төбәкләрдә башлап җибәрелгән мавыктыргыч флешмоблар һәм акцияләр көтә. Бу хакта Россия мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә укыгыз.