«Солдатка хат. Чикләрсез җиңү!» конкурсы башланды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе

Балалар омбудсмены Анна Кузнецова "Солдатка хат. Чикләрсез җиңү!" халыкара конкурсы башлануы турында игълан итте.

 - Быел конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итүгә багышланачак һәм "Чикләрсез җиңү" дигән исем алачак. Чөнки бу күп халыклар көче белән яулап алынган җиңү, - дип Кузнецова сүзләрен китерә РИА Новости агентлыгы. Конкурс "Юнармия" хәрәкәте һәм БДБ эшләре, чит илдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык ярдәмендә бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр институты тарафыннан үткәреләчәк, дип ачыклык кертә Анна Кузнецованың матбугат хезмәте. Конкурста Россиядән, шулай ук якын чит илләрдән 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар катнашырга мөмкин. Аларның бабалары Совет армиясе сафларында сугыш кырларында һәм тылда фидакарь хезмәт итеп Җиңү көнен якынайткан.

Бәйгенең беренче этабы нәкъ менә Ватанны саклаучылар көнендә – 23 февральдә башлана. Катнашучыларга я шигъри хат яки прозадагы хат,  портрет, пейзаж яки натюрморт формасында рәсем, яки интервью, мультфильм, хикәя формасында видеоролик, яки иҗади номер к сайларга кирәк.

- Ышанам ки, конкурс күп кенә яңа талантлар ачар. Һәм монда жюрига җиңүчеләрне билгеләү  бик катлаулы булачак. Әмма сезнең һәрберегез тиешле хөрмәткә лаек,  сез бергәләп зур һәм яхшы эш башкарасыз, - диде "Юнармия" башлыгы Никита Нагорный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International