«Университет» мәктәбендә IT-класс ачылышы турында беренче фикер алышу булды. Киңәшмә Казан федераль университетының профильле институтлары җитәкчеләре: Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты директоры Дмитрий Чикрин һәм мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский катнашында дистанцион рәвештә узды.
Шулай ук дискуссиягә Алабуга институты, мәктәп вәкилләре, ИВМиИТ доцентлары Аида Новенькова һәм Петр Кокунин да кушылды.
Алабуга институты директоры Елена Мерзон хәбәр иткәнчә, университет алдында 10 сыйныф базасында IT-профиль ачу бурычы тора.
"IT-профильне сайлау күп сәбәпләргә бәйле. Беренчедән, аңа ихтыяҗ бар, бу хәтта Алабуга институтында "Гамәли информатика"га абитуриентлар өчен бюджет урыннары сизелерлек артуда да чагыла. Икенчедән, бездә көчле кадрлар потенциалы һәм университетның матди-техник базасы, мобильлек һәм уртак эш өчен мөмкинлекләр бар. Өченчедән, Алабугада мондый профиль юк, ә "Университет" мәктәбе районның барлык белем бирү оешмаларыннан алда бара, торган җитди ресурсларга ия», – дип аңлатты әлеге юнәлешне сайлауга аңлатма биреп Елена Ефимовна.
Директор информатика укытучысының мөһим ролен билгеләп үтте, ул дәресләрне алып барып кына калмыйча, сыйныф җитәкчесе, тьютор булачак. Сыйныфның "үз фәлсәфәсе, билгеле бер рухы" формалашырга тиеш. Шул ук вакытта IT-классны оештыруга КФУның барлык бүлекчәләре потенциалын җәлеп итү күздә тотыла.
Алабуга институтының математика һәм гамәли информатика кафедрасының өлкән укытучысы Елена Любимова һәм 5 курс студенты, фәнни Коллаборация йорты укытучысы, Mail IT-класс амбассадоры Вадим Кормишин IT-класс концепциясен тәкъдим иттеләр.
Тәкъдир итү барышында IT-класска керүчеләргә таләпләр, уку планы һәм аны карап тоту, предметларны тирәнтен өйрәнү өчен дисциплиналар һәм электив курслар, укыту-методика комплексы, тулы уку көнен һәм туклануны оештыру мәсьәләләре каралды.
Алабуга институтының IT-профиль буенча белем бирүне гамәлгә ашыру өчен базасы яхшы: информатика һәм математика сыйныфлары, мәгълүмати технологияләр үзәге ресурслары, фәнни лаборатория йортының заманча җиһазлары, «Буревестник» спорт-сәламәтләндерү лагере бар. Дискуссия алдыннан аларны Исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институты вәкилләре дә бәяли алды.
«Биредә матур, гаҗәеп атмосфера, укучылар моны бәялидер дип ышанам. Бирегә күрше шәһәрләрдән дә килсеннәр иде, чөнки баланы мондый сыйныфка күчерү аңа потенциалны ачарга һәм киләчәкне билгеләргә ярдәм итәчәк. Без мәктәп һәм университет арасында ныклы элемтәне күрәбез, һәм безгә мәктәпнең КФУга укырга керәчәк балаларны әзерләү өчен үзенә күрә бер базага әйләнүе мөһим», – дип сөйләде тәрбия һәм социаль эшләр буенча директор урынбасары Аида Новенькова.
Атна дәвамында IT-класс булдыру концепциясе эшләп бетереләчәк – Казан университеты институтлары җитәкчеләре дә үз тәкъдимнәрен җиткерәчәк.
IT-класска укучылар җыю турында укучыларга, ата-аналарга һәм киң җәмәгатьчелеккә мәгълүмат бирәчәкләр. Бу сыйныфның һәр укучысын ноутбук белән тәэмин итәчәкләре билгеле инде, ә җәйге каникуллар вакытында аларны «Буревестник» лагерена «IT-территория» профильле сменасына чакыру көтә.