22 февральдә Россиядә 8-11 сыйныф укучылары өчен Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасының финал этаплары старт алды. Заманча җиһазларда укучылар командалары гамәли инженерлык биремнәрен чишә.
"Мәгълүмати куркынычсызлык" профиле финалында катнашучылар заманча киберкуркынычсызлыкның иң актуаль проблемаларының берсе – веб-кушымталарның зәгыйфьлеген бетерү өстендә эшләячәк. Мәктәп укучылары күпмедер вакыт аралыгында кибердетективлар булачак һәм телеүзәкнең модельләрен вату сәбәпләрендә ачыкланачак. Аннары алар системаны саклау буенча үз тәкъдимнәрен бирәчәкләр.
"Ясалма интеллект" профилендәге финалның бурычы – текстны укып кына калмыйча, аның мәгънәсен дә аңларга сәләтле алгоритм булдыру. Мондый бурычлар – акыллы тавыш ярдәмчеләре булдыруга, эзләү системаларын үстерүгә һәм, әлбәттә, көчле ясалма интеллект булдыруга бер адым .
"Наносистемалар һәм наноинженерия" профиленең финалында укучылар лабораториядә кояш күзәнәкләре һәм алар нигезендә батарейлар прототипын булдырачак. Мондый җайланмалар әйләнә-тирә мохит өчен альтернатив һәм куркынычсыз энергия чыганаклары, шулай ук халыкара космик станцияләр өчен дә, урам яктыркычларына һәм барып җитү кыен булган районнарда гаджетларга ток җыйдыру өчен дә кулланылырга мөмкин.
"Геномлы редакцияләү" профиле финалистлары геннар инженериясе һәм молекуляр биология өлкәсендәге биремнәр өстендә эшлиячәкләр, геномлы редакцияләү системасы эшенә анализ ясыйлар (2020 елда бу ысулны эшләгән өчен химия буенча Нобель премиясен тапшырдылар).
"Спутник системалары" профиле финалистлары Җирнең фәнни иярченнәре булган кечкенә миссиясе өстендә эшләячәк. Ә "Пилотсыз авиация системалары" профиле финалистларның төп бурычы – пилотсыз аппаратлар ярдәмендә гадәттән тыш хәлләр (янгыннар, су басу) зоналарын эзләү.
"Өстәмә чынбарлык технологияләре" профилендә катнашучылар AR белән эшлиячәкләр һәм цифрлы дөньны физик дөнья белән берләштерә торган кушымта булдырачаклар.
Компьютер күзлегенең актуаль технологияләре (CV), алар, аерым алганда, пилотсыз транспорт өчен мөһим, алар берьюлы берничә юнәлештә – мәсәлән, "Автоном транспорт системалары" һәм "Интеллектуаль робот техник системалары"нда кулланыла. Блокчейн, элемтә каналларын шифрлау, виртуаль чынбарлык, мультисенсор системалары, интеллектуаль җитештерү – хәзерге вакытта фронтирда булган технологияләрнең күпчелеге Милли технологияләр инициативасының Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы финалларында кулланыла.
Финаллар бөтен ил буенча әйдәп баручы югары уку йортлары базасында уза.
- Безнең өчен Олимпиададан соң финалистларыбызның профессиональ язмышы ничек булып бетүен күзәтү бик мөһим. Быел без тикшеренү уздырган идек, нәтиҗәләр бик уңай булды. Узган елларда Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасында җиңүчеләрнең 45%ы илнең иң яхшы югары уку йортлары рейтингында беренче унлыкка кергән вузларга укырга кергән. Ә респондентларның 71%тан артыгы олимпиада аларның булачак һөнәрләренә йогынты ясавын билгеләп үтте. Берәүләре үз карарын раслады, икенчеләре аны кардиналь рәвештә үзгәртте, өченчеләре кайда укырга теләүләрен һәм олимпиадада аларга нәрсә белән шөгыльләнү ошаганын аңлады. Катнашудан соң туган әлеге нәтиҗә бик зур әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте технологик түгәрәкләрдә катнашучылар ассоциациясе президенты Алексей Федосеев.
Йомгаклау этапларында 1345 укучы ярышачак, ә катнашу өчен Россиянең 85 төбәгеннән 100 меңнән артык мәктәп укучысы һәм студент гариза биргән. Гаризалар саны буенча иң популяр профильләр: "Мәгълүмати куркынычсызлык" (5 663), "Ясалма интеллект" (4 744) һәм "Бизнес-процессларны автоматлаштыру" (4 537).
Иң "акыллы" инженерлык җайланмаларын эшләгән җиңүчеләр алдынгы техник югары уку йортларына кергәндә БДИ буенч 100 баллга кадәр өстәмәләр алачак.
Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасын оештыручылар: Мәскәү политехника университеты, Санкт-Петербург политехника университеты, Томск политехника университеты, Ерак Көнчыгыш федераль университеты һәм Иннополис Университеты.