Булачак айтишникка югары уку йортын ничек сайларга? БДИда күпме балл җыярга кирәк? Нигә информатика буенча БДИдан куркырга кирәкми? Әгәр балларың югары булмаса, ничек итеп дәрәҗәле вуз студенты булырга?
1. Кирәкле вузны ничек сайларга? Әйтик, ИТМО, Бауман исемендәге МДТУ яки МИФИ программаларында нинди аермалар бар? "Барлык техник вузларда да сезне якынча бер нәрсәгә, ләкин төрлечә өйрәтәчәкләр. Югары уку йортлары юнәлеш тоткан федераль стандартлар бар, әмма мохит, укытучылар, үсеш вариантлары аерылырга мөмкин. Бер вуз, әйтик, саклану сәнәгате өчен кадрлар әзерләүгә күбрәк йөз тотарга мөмкин, ә икенчесе фәнни тикшеренүләргә өстенлек бирә, – дип сөйләде "Российская газета”га ИТМО университетының Профориентация һәм талантлар белән эшләү бүлеге башлыгы Николай Пшеничный. –Теләсә кайсы социаль челтәргә кереп карагыз, вуз сәхифәсен табыгыз, соңгы ун постны карагыз. Бу инде бирәчәк сезгә югары уку йорты турында күпмедер дәрәҗәдә дөрес мәгълүмат бирергә мөмкин. Икенче чыганак – вузның рәсми сайты, анда программалар исемлеген һәм тасвирламасын карыйбыз".
2. IТ-белгечлек буенча алдынгы техник вузларга керү өчен күпме балл кирәк? Гадәттә, БДИның һәр фән буенча 85+. ИТМОда максималь балл – 90+. Әмма өстенлекле БДИ юк, шуңа күрә әгәр дә сез рус теле буенча БДИда – 99, ә математика һәм информатика буенча 88әр балл җыйсагыз, укырга керү мөмкинлеге барыбер югары. Балларның суммасы зур әһәмияткә ия. "ИТМОда бюджет урыннарының яртысын диярлек олимпиада җиңүчеләре алып торуга карамастан, БДИ буенча укырга керүче балалар өчен һәрвакыт вариантлар бар", – дип аңлатты Николай Пшеничный.
3. Булачак айтишникка бердәм дәүләт имтиханнарына өстәмә әзерлек курслары, репетитор белән дәресләр күпме балл бирергә мөмкин? Уртача алганда, ярты ел – теләсә кайсы форматтагы дәресләр 20 балл тирәсе өстәмә бирә. Кыска вакытлы курслар да бик нәтиҗәле, биремнәр чишкәндә сезгә ярдәм итә ала, әмма аңлап эш итү мәсьәләсе арткы планга күчә.
4. Сәләтле балаларны хәтта БДИның югары булмаган баллары белән дә алучы вузлар да бар. Тик, аларның үз эшләнмәләре, фәнни казанышлары, үз бизнес-проектлары булган очракта гына. ИТМОда “ITMO.STARS: укырга үзеңчә кер!” программасы бар, мондый абитуриентларга студент булу мөмкинлеге бирә торган чара. Аларны түләүле бүлеккә кабул итәләр, әмма укыган өчен акчаны вуз үзе түли.
Югары уку йорты нәрсәләрне исәпкә алырга мөмкин? Менә бу программа буенча студент булганнарга кагылышлы мисаллар: Android җайланмасы өчен уңайлы заманча планлаштыргыч булган "Минем көн" мобиль кушымтасын эшләү; ирекле санитар дружиналар көче белән югары технологияле ярдәм алу мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән IBolit мәгълүмати-технологик чишелеш проекты; нейрочелтәр нигезендә Эрмитаж VinGo буенча геймификацияләнгән интерактив экскурсияләр өчен кушымта эшләү. Ел саен вузга шундый 15 студент керә.
(Сүз уңаеннан, Югары икътисад мәктәбенә ташламалы керү программалары бар, мәсәлән, "Социаль лифт". Бу программа аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдән булган абитуриентларга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Быел алар өчен 190 урын бүлеп бирелгән).
5. "Информатика буенча БДИ тапшырудан курыкмагыз. Бу мәктәп укучылары өчен алай ук катлаулы имтиханнардан саналмый. Өстәвенә, аны компьютерда тапшыралар – булачак айтишниклар өчен гадәти хәл. IT белән бәйле теләсә кайсы юнәлештә укыган вакытта, бигрәк тә беренче курста математика бик күп булачак – математик анализ, сызыкча алгебра, дискрет математика”, – дип сөйләде Николай Пшеничный.