Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе бүлекләрен ТРның берничә районында ачачаклар

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан халыклары Ассамблеясе белән берлектә быел якшәмбе мәктәпләре челтәрен киңәйтергә планлаштыра. Бу хакта «Адымнар» полилингваль комплексында узган «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең түгәрәк өстәлендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте.

«Якшәмбе мәктәбенең 42 бүлекчәсендә 25 милләт теле һәм мәдәнияте өйрәнелә, —  дип сөйләде докладчы. —  Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең бүлекчәләрен кайсы муниципалитетларда ачу мөмкинлеге барлыгы турында алдан фикер алыштык».

М.Закирова шулай ук республиканың белем бирү оешмаларында биш телдә — рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә укыту алып барыла, дип билгеләп үтте. Моннан тыш, җиде тел – рус, татар, чуаш, удмурт, мари, мордва һәм иврит өйрәнү предметы булып тора.

"Сүз дә юк, республикада рус телен дәүләт теле буларак үстерүгә зур әһәмият бирелә», — дип ассызыклады ул.

Министр урынбасары Казанда һәм Чаллыда, Баулы, Минзәлә һәм Түбән Кама районнарында рус телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүле 20 мәктәп эшләвен билгеләп үтте. Аларда 9 меңнән артык укучы белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International