Идел буе районының 78 нче лицее укучылары өчен батырлык дәресен 1 нче ранг капитаны, “Казан” атом су асты көймәсе командиры Александр Бекетов үткәрде. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде.
Александр Бекетов очраклы гына нәкъ менә 78 нче лицейда булмады – мәктәптә диңгез кадетлары сыйныфлары булдырылды, аларда төп белем белән беррәттән, балаларны алга таба хәрби-диңгез һәм дәүләт хезмәтен күздә тоткан махсус программа буенча укыталар.
Дәрес башланыр алдыннан Александр Бекетов өчен мәктәп музее буйлап экскурсия үткәрелде, анда су асты дөньясы – океан атласлары, кирәк-яраклар һәм башка бик күп экспонатлар тәкъдим ителде. Визит истәлеге итеп капитан музей ишегендә автограф калдырды.
Батырлык дәресендә чакырылган кунак К-561 "Казан" су асты ракета крейсеры турында видеоролик күрсәтте, ул шулай ук хәрби хезмәтнең нечкәлекләре турында сөйләде һәм ни өчен нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавын аңлатты. Хәрби хезмәтне А.Бекетов 671 РТМК проектындагы су асты көймәләрендә төркем командиры вазифасыннан башлый. Икенче, өченче һәм дүртенче буын корабльләрендә хезмәт үтә.
"Мине һөнәрем тапты, мин аны түгел. Минем балачагым хәрби гарнизонда узды, әти офицер иде һәм мин аның хезмәтен күреп үстем, шуңа күрә мин үз тормышымны диңгез белән бәйләргә карар кылдым ", – дип сөйләде балаларга Александр Бекетов. Дәрес ахырында ул укучыларга кадет нашивкаларын тапшырды.
Александр Анатольевич Бекетов – 1 ранг капитаны, «Казан» К-561 атом су асты ракета крейсеры командиры. Бу 4 нче буын канатлы ракеталар белән күпмаксатлы Россия атом су асты көймәсе, проектның икенче корабы – 885М "Ясень-М" һәм Татарстан башкаласы хөрмәтенә аталган икенче атом су асты көймәсе. Крейсер Төньяк флот составына керә.