Спас районында педагогик идеяләр ярминкәсе узды, анда 16 мәктәпкәчә учреждениедән 23 педагог катнашты.
Иң оригиналь идеяләр дип экспертлар «Колосок» балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Гөлсирень Хәйдәрова тәкъдим иткән «Увлекательная карусель» үстерешле идән уенын таныдылар.
Светлана Фәсхетдинова “Теремок — речевичок” күпфункцияле ширмасы өчен икенче урынны яулады. «Әкият» тылсымлы сандыгы» методик кулланмасы өчен «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Терпигорева өченче урын алды.
Призлы урыннарны шулай ук «Теремок» балалар бакчасыннан Анастасия Гусева, Антоновка авылыннан Любовь Якушева («Ручеек» балалар бакчасы), Людмила Давыдова («Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм башка педагоглар алды.