Казанда «Адымнар – белем һәм татулыкка юл» полилингваль белем бирү комплексында попечительләр советы төзергә телиләр. Аның рәисе итеп Татьяна Ларионованы – парламент башлыгы урынбасары, "Мәрхәмәт - Милосердие" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесен билгеләргә тәкъдим ителде. Бу хакта түгәрәк өстәлдә полилингваль комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов белдерде.
"Без хәзер мәктәпнең попечительләр советы турында нигезләмә әзерлибез. Закон буенча, мәктәпнең, юридик зат буларак, үз попечительләр советы булырга мөмкин. Һәм безнең берләшмәгә үтенечебез бар – "Адымнар" мәктәбенең попечительләр советы рәисе итеп Татьяна Петровна Ларионованы билгеләү идеясен хупларга", – диде мәгариф оешмасы җитәкчесе.
Шәмсетдинов сүзләренә караганда, белем бирү оешмасы попечительләр советы буенча конференция үткәрәчәк. Ул шулай ук полилингваль белем бирү комплексының 165 номерлы Казан мәктәбе базасында төзелүен искәртте. "Ул вакытта без күп кенә проектларны бюджеттан тыш эшләдек. Әмма попечительләр советында безгә ниндидер проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә алачак кешеләр генә түгел, барыннан да элек "Адымнар" фәлсәфәсен тәкъдим итәчәк кешеләр булачак ", – дип ассызыклады мәктәп директоры.
Ул попечительләр советы идеологик функцияне үтәячәк, дип өстәде. "Мәсәлән, елына бер-ике тапкыр кызыклы интервью барлыкка киләчәк, мәктәп чарасына сәясәтче, бизнесмен киләчәк, алар безнең белән бу идеяләрне уртаклаша алачак", – дип йомгаклады Шәмсетдинов.