Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар алу мөмкинлеге 5 процентка арткан

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстанда өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бер ел эчендә 72,3% ка кадәр арткан. 2019 елда бу күрсәткеч 67,5% тәшкил итте. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы Эльвира Измайлова Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.

Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, республикада 1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, өч яшькә кадәрге 23 705 бала мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урыннар белән тәэмин ителгән. 2019 елда шундый ук яшьтәге 20 868 бала балалар бакчаларына йөргән.

Измайлова билгеләп үткәнчә, узган ел бер яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр балалар өчен 5 240 урынга 26 балалар бакчасы төзелгән, шулай ук бер мәктәпкәчә учреждение бинасы реконструкцияләнгән. "Тулаем алганда, өч яшькә кадәрге балалар өчен 2610 урын булдырылган", – дип ассызыклады ул.

Мәктәпкәчә белем бирү бүлеге башлыгы сүзләренә караганда, Казанда тугыз балалар бакчасы кулланышка тапшырылган, өчесе – Чаллыда, икесе – Түбән Камада, Яшел Үзән, Арча һәм Буа районнарында, берсе – Әлки, Биектау, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба һәм Тукай районнарында.

"36 муниципалитетта хәзерге вакытта мәктәпкәчә белем бирүнең 100 процент һәркем өчен мөмкин булуы тәэмин ителә. Шул ук вакытта, торак төзелеше массакүләм алып  барыла торган берничә муниципалитетта бүген Татарстан буенча уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк. Анда балалар бакчаларында урыннар булдыру буенча чаралар дәвам итәчәк", – диде Измайлова.

1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән, Арча, Биектау, Питрәч һәм Лаеш районнарында өч яшькә кадәрге 9 377 бала балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин ителмәгән.

Утырышта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм 2020 елда аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыруга нәтиҗәләр ясалды. Татарстанда яшәүчеләр алдына куелган бурычларның берсе — өч яшькә кадәрле балаларны мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар белән тәэмин ителешне өч яшькә 20 меңнән 23 меңгә кадәр арттыру.

Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, 2021 елга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының өстенлекле җиде юнәлеше билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International