Түбән Кама балалар йортында героик-патриотик тәрбия бирү буенча акция узды. Ай дәвамында учреждениедә Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар үткәрелде. Акциянең соңгы аккорды булып хәрби җырларны сәхнәләштерү буенча конкурс үтте.
Һәр тәрбия төркеме үзенә җыр сайлап алды. Конкурсантлар «Небесный тихоход» фильмыннан «Потому что мы пилоты», «В бой идут одни старки»дан - “Смуглянка”, «Песенка фронтового шофёра» и «Огонёк» җырларына тукталдылар.
Ай дәвамында балалар репетиция ясадылар, сәхнә костюмнарын сайладылар, реквизитлар әзерләделәр. Һәр төркем тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын актерлык осталыгы һәм җырларның бердәм башкаруы белән шаккатырып, лаеклы чыгыш ясады.
Шулай ук бәйге танып-белү характерында да булды, чөнки һәр җырга аның барлыкка килү тарихы тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында күп кенә музыкаль әсәрләр язылганын белделәр – нәкъ менә рухи җырлар солдатларны авыр минутларда дәртләндереп, ярдәм итеп торган, дошманны җиңүгә ышанычны арттырган һәм сугышчан рухны ныгыткан.
Конкурс нәтиҗәләре буенча барлык төркемнәр дә I, II, III дәрәҗә дипломнар һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнделәр.