2021 елның 26 мартында старт ала торган «Зур тәнәфес» Бөтенроссия мәктәп укучылары конкурсының икенче сезоны алдыннан бөтен Россия буенча аңа багышланган мәгълүмат кампаниясе узачак. Аның автордашлары – «Зур тәнәфес»нең беренче сезонында катнашучылар. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Конкурсның координаторы Наталия Мандрова сүзләренә караганда, «Зур тәнәфес» яшүсмерләр реклама кампаниясен оештыруда турыдан-туры катнашачак беренче проект булачак.
«Бу тәҗрибә бик кызыклы булырга мөмкин, шул исәптән илкүләм проектлар кысаларында алга таба эшләү өчен дә», – дип билгеләп үтте ул.
Чуашстан Республикасыннан «Зур тәнәфес» җиңүчесе Игорь Александров реклама кампаниясен оештыруда катнашуын, үз көчләреңне ниндидер җитди эшләрдә сынап карау өчен, яхшы мөмкинлек дип саный.
«Мин бик шат һәм эшләргә әзер» хәер, гарчә яхшы аңлыйм, бу бик җиңел булмаячак», – диде ул.
Ә Мәскәү өлкәсеннән «Зур тәнәфес»нең беренче сезоны җиңүчесе Василиса Крень конкурс турында барысын да, башка талантлы һәм битараф булмаган балалар белән бүлешәсе килүен яшерми.
Махсус сайлап алу конкурсында җиңгән Россиянең төрле төбәкләреннән унөч укучы реклама, журналистика һәм кино өлкәсендәге экспертлар җитәкчелегендә укыячак. Укыту программасына мастер-класслар, экспертлар белән консультацияләр һәм онлайн режимында иҗади биремнәрне үтәү керә. Мәсәлән, балалар танылган режиссер Тимур Бекмамбетов белән аралаштылар инде.
Конкурсантлар конкурсның икенче сезонына багышланган реклама кампаниясенең барлык форматларын эшләүдә 3-6 мартта Мәскәүдә узачак этап вакытында катнашачаклар.
Белешмә өчен:
«Зур тәнәфес» конкурсы – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты. Конкурсның беренче сезонында илнең барлык төбәкләреннән 1 миллионнан артык мәктәп укучысы катнашты. Конкурсның максаты – һәр яшүсмергә үз-үзләрен күрсәтү һәм көчле якларыңны табу мөмкинлеге бирү.
«Зур тәнәфес» конкурсын оештыручылар – «Россия – мөмкинлекләр иле» АКБО, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте һәм «Роспатриотцентр» ФДБУ.
«Зур тәнәфес» партнерлары – Саклык банкы. Mail.ru Group, «Росатом» ДК, «Милли өстенлекләр» АКБО.