Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге ата-аналарга ярдәм күрсәтү буенча бушлай кайнар линия ача

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елның 1 мартында «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәгенең ата-аналарга (законлы вәкилләргә), шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләгән гражданнарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиясе эшли башлый.

Кайнар линиягә балалар һәм яшүсмерләр үсешенең индивидуаль һәм яшь үзенчәлекләренә, ата-аналар һәм балалар арасында шәхесара аралашу, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид балаларны үстерү, укыту һәм тәрбияләү, балаларны социальләштерү һәм профориентацияләү проблемаларын профилактикалау, алар тарафыннан белем бирү программаларын үзләштерү, шулай ук ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә тәрбиягә алырга теләүче гражданнарны әзерләү белән бәйле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Хезмәтләр Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге белгечләре тарафыннан бушлай 8 (800) 555-89-81 кайнар линия телефоны буенча күрсәтелә.

Белешмә өчен:

Балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау үзәге Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы карамагындагы учреждение булып тора. Үзәкнең эш максаты – балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау өлкәсендә Россия Федерациясе мәгариф системасын методик яктан тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International