Фән һәм технологияләр елының һәр ае тематикасы билгеләнде

2021 елның 26 феврале, җомга

Мәгариф һәм фән министрлыгы Фән һәм технологияләр елының һәр ае тематикасын бастырып чыгарды.

Әйтик, инде бер атнадан март башлана һәм ул  яңа медицинага багышланачак, апрельдә космос тармагын үстерүгә игътибар биреләчәк. Майның темасы –"Яңа чакырулар һәм янаулар. Куркынычсызлык" күргәзмәсе, июнь аенда яңа җитештерү материаллары һәм технологияләре турында фикер алышачакбыз. Шулай ук "Климат һәм экология", "Генетика һәм тормыш сыйфаты", "Ясалма интеллект" һ.б. темалар бүлеп бирелде. Ел кеше һәм җәмгыять турында дискуссия белән тәмамланачак.

Россия Президенты Фән һәм технологияләр елын үткәрү турындагы указга 2020 елның 25 декабрендә кул куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International