2021 елда Төп дәүләт имтиханын үткәрү тәртибе проекты әзерләнде

2021 елның 26 феврале, җомга

Мәгариф министрлыгы ТДИ-2021 (9 нчы сыйныфларда имтиханнар – иск.) үткәрү тәртибен билгели торган боерык проектын әзерләде. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен бастырып чыгарылган.

Аның нигезендә, төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) формаларында бары тик рус теле һәм математика буенча гына дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү тәкъдим ителә.

Физика, биология, химия, әдәбият, география, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр (инглиз, француз, немец һәм испан), информатика, туган тел һәм рус әдәбияты буенча ДЙА 2021 елда үткәрелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International