Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия фән һәм техника өлкәсендә 2021 елда Татарстан Республикасы Дәүләт премияләренә дәгъва кылуга эшләр кабул итү башлануы турында хәбәр итә. Эшләр 2021 елның 1 мартына кадәр кабул ителә.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләре түбәндәгеләргә бирелә: илебезнең һәм дөньяның алдынгы казанышлары дәрәҗәсенә туры килгән һәм Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсешенә һәм рухи алгарышына ярдәм итә торган гуманитар, табигый һәм техник фәннәрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен;
үз күрсәткечләре буенча иң яхшы дөнья аналоглары дәрәҗәсендә булган ресурсларны саклау һәм экологик яктан чиста технологияләр һәм техника, прогрессив материаллар, машиналар һәм механизмнар эшләгән һәм гамәлгә керткән өчен;
фән һәм техника казанышларын киң кулланышка кертү нигезендә алынган һәм югары хезмәт җитештерүчәнлеген тәэмин итә торган, сыйфатлы яңа төр продукция булдырган күренекле җитештерү нәтиҗәләре өчен.
Татарстан Республикасы дәүләт премияләренең фән һәм техника өлкәсендәге эзләнүләренә тәкъдим ителә торган эшләр комиссиягә 2020 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча, бастырып чыгарылган (җитештерүдә үзләштерелгән) очракта, карауга алына.
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләренә дәгъва кылуга тәкъдим ителгән эшләрТатарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм аның бүлекчәләре, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге, фәнни оешмалар һәм учреждениеләр, югары уку йортлары, министрлыклар һәм ведомстволар, шәһәрләрнең һәм районнарның башкарма хакимияте органнары, берләшмәләр, предприятиеләр тарафыннан башкарыла.
Тәкъдим ителгән эшләр галимнәр, фәнни-техник советлар, югары уку йортлары советлары утырышларында һәрьяклап тикшерелергә тиеш. Һәр дәгъвачының кандидатурасы аның төп эше урыны буенча фикер алышу узарга тиеш.
Премиягә дәгъва кылучылар коллективы 8 кешедән артмаска һәм ул бары тик төп авторларны гына үз эченә алырга тиеш.
Татарстан Республикасы Дәүләт премияләренә дәгъва кылу өчен материаллар фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт Премиясен алу өчен эшләр тапшыру һәм материаллар рәсмиләштерү тәртибе нигезендә башкарылырга тиеш, аның белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында (antat.ru) һәм түбәндәге адрес буенча танышырга мөмкин: 420111, Казан шәһәре, Бауман ур., 20 йорт 302 бүлмә, белешмәләр өчен телефон: 292-67-72.
Материаллар шул ук адрес буенча кабул ителә. Почта аша җибәрелгән эшләр карап тикшерелми.