Татарстанның Мамадыш районының ике мәктәбендә шахмат зоналары ачылды. Алар республиканың гомуми белем бирү оешмаларында шахмат зоналары ачу буенча «Бердәм Россия»нең махсус проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.
Түбән Ушма һәм Тәкәнеш урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә яңа шахмат зоналары барлыкка килде.
Хәйрия фондын һәм район яшьләр парламентын оештырган меценат Динар Сафин Түбән Ушма мәктәбенә шахмат өстәле бүләк итте.
Үз чиратында Мамадыш районы башкарма секретаре, «Бердәм Россия» партиясенең җирле сәяси советы әгъзасы Гөлнур Хурамшина мәктәпкә гроссмейстер сәгатьләре тапшырды.
Түбән Тәкәнеш мәктәбендә хәйрия акциясен Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмизуллин оештырды.
Авыл мәктәпләре укучылары кунакларга шундый гаҗәеп бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Элегрәк «Татар-информ» МА хәбәр иткәнчә, шахмат зонасы Алексеевск районының тагын бер мәктәбендә барлыкка килгән. Якын киләчәктә шахмат зоналары муниципалитетның барлык мәгариф учреждениеләрендә дә булдырылачак.