Мамадыш укучысы Бөтенроссия конкурсының 40 финалисты арасында призер булды

2021 елның 26 феврале, җомга

Мамадышның 1 нче мәктәбе укучысы һәм балачак һәм яшүсмерләр йортында тәрбияләнүче Рөстәм Сафин Д.И. Менделеев исемендәге Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре конкурсы финалында чыгыш ясады һәм өченче урынны яулады.

Призерга Мәскәү дәүләт университеты һәм Россия Химия-технология университеты оештырган бәйгенең бронза медален тапшырдылар. Конкурста Россиянең барлык почмакларыннан 900дән артык кеше катнашты.

Рөстәм  «Психологик тикшеренүләр» секциясендә «Укучылар һәм укытучылар арасындагы мөнәсәбәтләр үзенчәлекләре» эше белән чыгыш ясады һәм 40 финалист арасында призер булды.

Укучының фәнни җитәкчесе – педагог-психолог Гөлнара Шаһивәлиева. Укытучы призерны бәйгеләргә уңышлы әзерләгәне өчен Менделеев мирасының  Хәйрия фонды грамотасы һәм "Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Элегрәк «Татар-информ» МА Мамадыштан өч укучының республика олимпиадасы призерлары булуын хәбәр иткән иде. Берничә ел Мамадышта «Сәләтле балалар» муниципаль проекты эшли, ул барлык фәннәр буенча укучыларны тирәнтен әзерләүне күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International