КФУ лицеистлары программалаштыру буенча мәктәп укучылары олимпиадасында җиңү яулады

2021 елның 26 феврале, җомга

Мәскәүдә 6-9 нчы сыйныф укучылары өчен программалаштыру буенча Ачык олимпиада узды. Анда Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары абсолют җиңүче булдылар.

Олимпиада берничә мәйданчыкта үткәрелде. Татарстанда олимпиада Иннополис Университетында узды. Олимпиадада Россиянең төрле шәһәрләреннән 6 сыйныф укучыларыннан 148 укучы, 7-8 нче сыйныфлардан – 469 һәм 300 гә якын 9 нчы сыйныф укучысы катнашты. Бу Россиянең спорт программалаштыруда иң көчле мәктәп укучылары. Интеллектуаль чарада илнең төрле шәһәрләреннән барлыгы 1000ләп укучы катнашты.

Быел олимпиаданың сайлап алу этабы озын турдан гыйбарәт иде, ул 13 гыйнвардан 13 февральгә кадәр барды. Анда җиде бирем бар иде. Финал турында олимпиадада катнашучыларга биш катлаулы мәсьәлә тәкъдим ителде.

Лицей укучылары программалаштыру өлкәсендә яхшы белемнәр күрсәттеләр. 6А сыйныфы укучысы Кирилл Тимофеев 6 сыйныф арасында абсолют җиңүче, шулай ук 7-8 сыйныфлар арасында II дәрәҗә диплом иясе булды. 8А сыйныфы укучысы Ренат Кәримов шулай ук 7-8 сыйныфлар арасында абсолют җиңүчеләр рәтендә. 9 сыйныф укучылары арасында 9А сыйныфы укучысы Валерий Родионов өченче абсолют җиңүче булды. Руслан Вилданов 9 сыйныфлар арасында җиңүче булды.

 "Җитди кыенлыклар килеп чыкмады, биремнәр чагыштырмача гади иде. Биш бирем буенча 100 балл җыйдым һәм иң катлаулысы буенча – 98 балл җыйдым ", – дип тыйнак кына шәрехләде Валерий Родионов. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Лобачевский исемендәге лицейның тагын призлы урыннар өчен дипломнары да бар әле. Сергей Дьяконов, Дарья Пакканен сыйныф укучылары арасында III дәрәҗә дипломнар алды.

9 нчы сыйныф укучылары Мария Пакканен, Никита Поливин II дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. Дамир Сәитов 9 сыйныф арасында III дәрәҗә дипломга ия булды. Җиңүчеләрнең өчесе – югары квалификация  категорияле информатика укытучысы, РФ атказанган укытучысы, ТР халык укытучысы Сергей Михайлин шәкертләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International