ТР мәктәпләрендә яшь педагоглар саны бер ел эчендә 100дән артык кешегә арткан

2021 елның 26 феврале, җомга

Татарстанның белем бирү оешмаларында бер ел эчендә 101 яшь педагогка артты. Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында шундый саннар яңгырады.

2018-2019 уку елында республика мәктәпләрендә 2 034 яшь белгеч эшләгән, ә 2019-2020 уку елында — 2 135 кеше.

Муниципалитетларда гомуми белем бирү системасында кадрлар кытлыгын хәл итү буенча юл карталары эшләнгән. Мәсәлән, яшь белгечләрне муниципаль берәмлекләргә беркетү өчен узган ел район башлыкларыннан бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләнә, торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелә.

Моннан тыш, Татарстанда 2,5 меңнән артык яшь белгеч — педагогик хезмәткәр 1111 сум күләмендә компенсация ала.

Кадрлар сәясәте бүлеге башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Земский учитель» программасы шулай ук мәгариф өлкәсенә, шул исәптән Россиянең башка төбәкләреннән яшь белгечләрне җәлеп итүгә ярдәм итте, дип ассызыкланды. Татарстанда федерациянең 21 субъектыннан 68 укытучы конкурста катнашкан.

2020 елның сентябрь — октябрь айларында сайлап алу нәтиҗәләре буенча 13 укытучы 1 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләвен алды, шул исәптән җиде кеше — Татарстаннан, икесе — Самара өлкәсеннән, берсе – Чиләбе, Ульяновск, Оренбург һәм Киров өлкәләреннән.

Бу яшь белгечләрне безнең мәгариф оешмаларында беркетергә мөмкинлек бирде. Биш ел дәвамында алар эшләячәк.

Утырышта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гаммәви формалаштыру һәм 2020 елда аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре ясалды. Ведомство алдына уку тәмамланганнан соң мәктәптә өч ел һәм аннан күбрәк ел эшләгән Татарстан укытучылары өлешен 81% тан 83% ка кадәр арттыру бурычы куелган иде. Узган ел ахырына бу максатка ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International