Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) һәм 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен дәүләт чыгарылыш имтиханында катнашучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, инвалид балалар һәм инвалидлар, элек сайлап алынган имтиханнар формасын үзгәртә алачаклар. Мондый мөмкинлек Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «2021 елда урта гомуми белем бирү программалары буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрү үзенчәлекләре» уртак боерыгы проектында каралган.
2021 елда, аттестат алу өчен, югары уку йортларына керергә җыенмаган 11 сыйныф укучылары ике фәнннән: рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен (ДЙА) узарга тиеш булачак. Югары уку йортларына укырга керергә җыенучы һәм БДИ тапшыручы чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестат алу өчен рус теле буенча БДИ нәтиҗәләре дә җитәрлек булачак. Имтиханнарда катнашу өчен гаризалар 2021 елның 1 февраленә кадәр кабул ителә.
Имтиханнарда катнашучы һәм аларны тапшыру формасын үзгәртергә теләүче чыгарылыш сыйныф укучылары Дәүләт имтихан комиссиясенә (ДИК) ДЙАның үзгәртелгән формасын һәм ДЙА узу өчен кирәкле уку предметларының үзгәртелгән исемлеген күрсәтеп гариза бирергә тиешләр. Күрсәтелгән гаризалар төп чорның беренче имтиханына кадәр ике атнадан да соңга калмыйча тапшырыла.
2021 елда БДИ тапшырырга теркәлгән катнашучылар сайлап алынган уку предметлары исемлеген үзгәртергә яки тулыландырырга, шулай ук элегрәк бирелгән гаризаларда күрсәтелгән БДИда катнашу вакытларын үзгәртергә хокуклы. Бу хакта гаризаны тиешле имтихан башланганчы ике атнадан да соңга калмыйча Дәүләт имтихан комиссиясенә тапшырырга кирәк.
ДИК карары буенча гаризалар бирү, персональ мәгълүматларны яклау өлкәсендә Россия Федерациясе законнары таләпләрен үтәү шартларында, мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кулланып оештырылырга мөмкин.