Татарстан Президенты «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты

2021 елның 26 феврале, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов һәм Елена Шмелева сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, «Сириус» республика үзәген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Казанга эш визиты кысаларында Елена Шмелева Татарстан Республикасы балаларының һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм гамәлгә ашыру концепциясен тормышка ашыру буенча ведомствоара координация советы – «Сириус» республика үзәге Попечительләр советы утырышында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International