ТР Роспотребнадзор әти-әниләргә балалар бакчаларындагы бәйрәм кичәләрендә катнашырга рөхсәт итте

2021 елның 27 феврале, шимбә

Балалар бакчаларындагы бәйрәм кичәләрен аерым төркемнәрдә генә үткәрергә була. Аларда әти-әниләр дә катнаша ала, тик бер шарт беләнә: бер олы кеше бер бала янында булырга мөмкин. Шул ук вакытта алар битлек режимын сакларга һәм социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук керү алдыннан тән температурасын үлчәтергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе матбугат секретаре Миләүшә Җамалиева сөйләде.

"Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе бер балага бер өлкән кешене чакырып, төркем эчендә индивидуаль чаралар үткәрергә мөмкин дип саный. Әмма ул 60 яшьтән өлкәнрәк булырга тиеш түгел. Барлык өлкәннәр өчен термометрия, антисептика булырга тиеш, бер кешегә исәпләнгән мәйдан 4 квадрат метрдан да ким булмау мөһим, ә чарадан соң дымлы җыештыру үткәрергә кирәк», — дип хәбәр итте спикер.

Балалар бакчасы мөдире төркемдә бәйрәм кичәсе үткәрү мөмкинлеге турында карар кабул итә, ләкин моның өчен учреждениедә теләсә нинди йогышлы авырулар буенча карантин булмаска тиеш, дип өстәде М. Җамалиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International