Чабаксарда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Чара Чувашия Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе белән берлектә Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Форум эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Чувашия Республикасы Мәгариф институты, Биектау муниципаль районы мәгариф бүлеге вәкилләре, шулай ук татар автономиясе җитәкчеләре, милли мәгариф методистлары, Ульяновск өлкәсе, Марий Эл Республикасы һәм Чувашия Республикасы мәгариф оешмалары директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Әлеге чара кысаларында пленар утырыш, түгәрәк өстәл, белем бирү проектларын тәкъдир итү, педагогларга министрлык бүләкләре тапшырылды.
Форумның төп темасы – туган (татар) телне укыту, белем бирү оешмаларын татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре белән тәэмин итү проблемалары, укучыларның олимпиада хәрәкәтендә катнашуы, туган (татар) тел укытучылары советы составын сайлау.
Форум кысаларында Чувашия Республикасы Мәгариф институты ректоры Юрий Исаев туган телләрне өйрәнүнең мөһимлеген ассызыклады. Ульяновск өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре татар милли-мәдәни мохтариятенең туган телләрне өйрәнү һәм саклау мәсьәләләре буенча белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән эш тәҗрибәсен тәкъдир иттеләр. Олимпиада хәрәкәте тәҗрибәсе турында Биектау муниципаль районы милли мәгариф методисты Сәлимә Юнысова сөйләде. Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек итү эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы хезмәткәрләре Гөлия Мусина һәм Әлфия Әхәтова чыгыш ясадылар.