Казан шәһәре мәгариф үзәге инвалидлыгы булган кешеләр һәм ярдәмче остазлар өчен «АРТЕЛЬ» һөнәри укыту-стажировка үзәге» проектын гамәлгә ашырды. Проект 2020 елның сентябреннән 2021 елның мартына кадәр Россия Федерациясе президент грантлары фонды акчаларын гражданлык җәмгыятен үстерүгә кулланып дәвам итте. Проект элегрәк уңышлы үткәрелгән "Мануфактура". Инвалидлыгы булган кешеләр өчен һөнәри үзбилгеләнеш территориясе" проектының дәвамы булды.
«Артель» проектында 120 дән артык кеше катнашты. Проектның төп бурычлары түбәндәгеләр булды:
– комплекслы укыту-стажировка үзәген төзү,
– ярдәмче остазларны өйрәтү һәм әзерләү,
– иң катлаулы нозологияле инвалидлар (сукырлар, Даун, РАС синдромы һ.б.) өчен махсус программалар эшләү һәм алар буенча укыту.
Проектның биш юнәлеше: чүлмәк ясау һөнәре, сувенирлар тегү, бүләкләр төргәкләү, гамәли IT-технологияләр һәм ярдәмче остазлар – гаризалар биргән катнашучыларга туры килгән әйберләрне сайларга мөмкинлек бирделәр. Мәсәлән, "Сувенирлар җитештерү" юнәлеше буенча 16 яшькә җиткән яшь кешеләр һәм менталь инвалидлык белән кызлар гына шөгыльләнгән, ә "Гамәли IT-технологияләр" курсы буенча абсолют төрле нозологияле 3 төркем тыңлаучылар җыелган, төркемнәрнең берсе компьютер программаларын нульдән диярлек өйрәнгән.
Проект инвалидлыгы булган кешеләргә чүлмәкчеләр һөнәре, сувенирлар тегү, гамәли IT-технологияләр, сувенирлар төргәкләре буенча профессиональ пробалар узарга мөмкинлек бирде. «Остазлык» юнәлешендә катнашучылар укыту белән параллель рәвештә практика үттеләр һәм башка катнашучыларга – инвалидлык белән эшләүчеләргә ярдәм иттеләр. Проектның нәтиҗәсе – яңа һөнәри күнекмәләр алу; аралашу, бигрәк тә таҗлы пандемия вакытында моңа ихтыяҗ зур иде; мәдәни-массакүләм чараларга чыгу. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме – үз иҗади эшеңнең нәтиҗәсе. "Гамәлдәге IT-технологияләр" юнәлешен тыңлаучылар шулай ук иҗади эштә үзләрен күрсәттеләр – алар 4 артель төзеделәр, аларга һөнәрчелек юнәлешле осталар һәм төргәкләү осталары да, SMM һәм дизайн белгечләре дә керде. Уртак эш нәтиҗәсендә социаль челтәрләрдә аккаунтлар барлыкка килде, алар осталарның һәм сммчыларның күп төрле эшләрен чагылдыра.
Мастерларның эшләре тупланган аккаунтларны түбәндәге сылтамалар буенча кереп танышырга мөмкин:
1. Бүләкләр сандыгы.
https://instagram.com/sundukpodarkov?igshid=1khvn8mj8a3zp
2. Артель бүләкләр.
https://instagram.com/artel_podarkov?igshid=8ty1xh04ewie
3. АртельN3 остаханәсе
https://instagram.com/masterskayaarteln3?igshid=192l1e79p70r0
4. Сувенирлар дөньясы
https://instagram.com/miir.suvenirov?igshid=u65w0dn1phd
Шулай ук гомуми эш нәтиҗәләре буенча оештыручылар сайтында урнаштырылган эшләнмәләр альбомы һәм виртуаль күргәзмә булдырылды.
Күргәзмәгә килергә һәм безнең эш нәтиҗәсен түбәндәге адренс буенча бәяләргә чакырабыз: www.gcov-kazan.ru/artel!
"Проектта катнашучыларга һөнәрчелекне башлап, Артельда берләшүгә кадәр бөтен процессны узарга кирәк иде һәм әзер эшләнмәне ахыргы "киштәгә" куярга кирәк иде – нәтиҗәдә, бу эш барып чыкты! Инвалидлык белән катнашучыларның белән остазлары – тьюторлар белән үзара хезмәттәшлеген ышанычлырак тоя башлавын күзәтү аеруча кызык иде. Безнең аерым горурлыгыбыз – инвалидлыкның менталь формасы белән катнашучылар өчен "Сувенирлар ясау" юнәлеше, без егет-кызларның ни дәрәҗәдә булдыра алуларын күзәтеп борчылдык, әмма нәтиҗәдә алар без планлаштырганга караганда күп нәрсәне үзләштерә алды, безнең өчен бу зур җиңү һәм әлеге юнәлештә эшне дәвам итәчәгебезгә ышаныч иде", – дип билгеләп үтә проект җитәкчесе, Шәһәр мәгариф үзәге директоры Динә Губашева.