Бүген Казан федераль университетында барлык теләүчеләр өчен татар телен өйрәнү буенча бушлай курслар старт алды. Аларга 1056 кеше язылган. Алдагы еллар белән чагыштырганда тыңлаучылар саны 10 тапкырга арткан. Мәсәлән, 2019 елда татар телен бушлай өйрәнергә теләүчеләр 100 кеше иде. Хәзерге вәзгыять КФУ курсларының популярлыгы турында сөйли.
Мондый бушлай курслар 2011 елдан башлап барлык теләүчеләр өчен уздырыла. Быел алар КФУ тарафыннан Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештырыла. Шуның нәтиҗәсендә курслар Казанда, Алабугада һәм Чаллыда 2021 елның 25 февраленнән 28 маена кадәр узачак.
Курсларның максаты – халык арасында татар телен популярлаштыру. Тыңлаучылар аудиториясе төрле: мәктәп укучылары, студентлар, төрле һөнәр мяләре һәм пенсионерлар. Укулар 7 яшьтән 70 яшькә кадәрге кешеләргә исәпләнгән.
"Бүгенгә курсларга 1056 кеше язылды. Шуларның 700гә якыны Казаннан, 100гә якыны Алабугадан, шулай ук Чаллыда бер төркем оештырылачак. КФУ сайтында теркәлгәннәрдән тыш, алдан теркәлмичә килгән тыңлаучылар да бар. Шунлыктан, дәресләр башланганнан соң бер атна узгач, укучыларның төгәл санын санап булачак”, – дип билгеләп үтте КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Габдулла Тукай исемендәге югары милли мәдәният һәм мәгариф мәктәбе профессоры, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем бирү үзәге директоры Әлфия Йосыпова.
Курсларны тыңлаучылар өч категориягә бүленәчәк: башлангыч дәрәҗә – телне өйрәнә башлаучылар; урта дәрәҗә - татарча сөйләшә белүчеләр өчен, соңгы категория – үз күнекмәләрен камилләштерергә теләүчеләр өчен. Шулай итеп, башлангыч дәрәҗәдәге тыңлаучыларны татарча сөйләшергә өйрәтәчәкләр, алга таба белем алучыларны коммуникатив камилләшү көтә.
Курслар 72 сәгать 3 ай дәвам итәчәк. Укулар атнага ике тапкыр, кичке вакытта өчәр сәгать дәвамында үткәреләчәк. Моннан тыш, 2021 елда курслар ике тапкыр узачак: беренче агым – яз көне, икенчесе сентябрь ахырында – октябрь аенда башлана.
Татар теле курсларын тыңлаучылар өчен КФУ укытучылары тарафыннан махсус методик кулланмалар булдырылган. Курсларны оештыручылар әйтүенчә, төп максат – татарча сөйләшергә өйрәтү. Бу грамматикадан башка мөмкин түгел. Шуңа күрә аны текстлар аша тәкъдим итәчәкләр. Дәвам итүче укучылар, киресенчә, татар теленең лингвистикасы һәм тарихы белән кызыксыналар. Тыңлаучыларны күчмә дәресләр дә, шулай ук театрга походлар да көтә.
Курсларга барырга теләүчеләр арасында төрле һөнәр белгечләре күп. Әмма аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – татар телен өйрәнү теләге. Сусанна Хәкимова тегүче булып эшли. Ул татар телен иркен аралашу өчен өйрәнергә тели.
«Без Татарстанда яшибез, һәм сиңа татар телендә мөрәҗәгать иткәндә, шул ук телдә җавап бирә белү мөһим. Алынган белемнәрне көнкүрештә кулланырга планлаштырам. Минемчә, мондый курслар оештыру тел дәрәҗәсе башлангыч булганнарга уңай йогынты ясаячак ", – дип билгеләде ул.
Александр Садурдинов табиб булып эшли. Озак вакыт дәвамында ул рус телле мәктәптә башка төбәктә укыган, хәзер Татарстанда яши.
“Татар телен тирәнрәк өйрәнергә телим. Татар телен белү – безнең өлкәдә эшләү өчен төп аспектларның берсе. Әгәр дә син Татарстанда табиб булып эшләгәндә татар телен белмәсәң, пациентларыңның 50 проценты синең кабинет яныннан урап узарга мөмкин. Лингвистик юнәлештәге мондый чаралар кирәк дип саныйм. Бу җәмгыятькә уңай йогынты ясый", – ди ул.
Курсларны тыңлаучыларның берсе Зөлфирә Әскәрова икътисадый профиль буенча югары белем алган, хәзер – уҗабикә. Ул үзенең туган телен белергә тели. Шуңа күрә курслар башлануын түземсезлек белән көткән. З.Әскәрова әлеге курсларны аңа Галәм тарафыннан җибәрелгән бүләк дип саный.
Әлхөссәйни Әмир Хәмид Гыйракта туган, «Археология» юнәлеше буенча КФУ асспиранты да татар телен үзе өчен өйрәнергә булган. Шул ук вакытта ул үзенең тел күнекмәләрен үстерергә, бер үк вакытта археологиядә яңа белемнәр кулланырга тели.
Пенсионер Гөлсинә Хафизова 1983 елга кадәр Казанда яшәгән. Шуннан соң Яңа Уренгой шәһәренә яшәргә киткән.
"2018 елда ирем белән Казанга күчендек. Шул чакта мин татар теленнән башка һич тә мөмкин түгел икәнен ачык аңладым. Татарча матур итеп сөйләшәсе, аралашкан кешеләрне аңлыйсы килә. Шулай ук татар көйләренең мәгънәсенә төшенәсем килә, аларны тәрҗемә итеп булмый диярлек. Татар теле миңа бик кирәк булды. "ВКонтакте" төркемендә бушлай курслар турында мәгълүмат күргәч, язылырга була. Мондый мөмкинлек булуы бик яхшы. Курсларны бөтен дусларыма киңәш итәчәкмен. Мин татар телен тормышта кулланачакмын, татарча җырларга өйрәнергә телим. Мондый матур тел беркайчан да үлмәячәк һәм мондый курслар ярдәмендә яшәячәк. Татарстан бу курсларны алга таба да үстерер дип уйлыйм», – дип сөйләде Г. Хафизова.
Шунысын да әйтеп китү зарур, курслар тәмамлангач, барлык укучылар да тест тапшыралар. Курсларны уңышлы үткән тыңлаучыларга, татар телен белү дәрәҗәсен күрсәтеп, КФУ сертификаты тапшырылачак.