Татарстанда тагын ике ресурс үзәге булдырырга планлаштыралар. Хәзер республикада шундый 41 белем бирү оешмасы эшли. Бу хакта министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко хәбәр итте.
«Татарстанда икътисадның реаль секторы өчен 29 ресурс үзәге булдырылган, сигезе — авыл хуҗалыгы өчен, дүртесе — мәгариф өлкәсенә карый. Бүгенге көндә аларда 42 меңнән артык студент белем ала. Без бу эшне дәвам итәчәкбез. Тагын ике ресурс үзәк булдыру планлаштырыла», — дип сөйләде Сидоренко. Аның сүзләренә караганда, программаны тормышка ашыруның җиде елы эчендә республика бюджетыннан ресурс үзәкләрен булдыруга якынча 5,8 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Узган ел ресурс үзәкләре статусын дүрт һөнәри белем бирү учреждениесе алды. Болар: Бөгелмә төзелеш-техник көллияте, Чаллы педагогика көллияте, Казан политехника көллияте һәм Е.Н. Королев исемендәге Түбән Кама политехника көллияте.
Аларны булдыруга республика бюджетыннан 492 млн сум акча юнәлдергән. Шул исәптән 29 млн. сумнан артык уку җиһазлары һәм 462 млн. сумнан артык акча биналарны капиталь төзекләндерүгә тотылган, дип билгеләп үтте һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы.
Ул яңа ресурс үзәкләрендә урта һөнәри белем бирүнең 30дан артык төп программасы гамәлгә ашырылуын искәртте. Юнәлешләр һәм белгечлекләр эш бирүчеләр белән берлектә билгеләнә.
«Ресурс үзәкләре — заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән мәгариф оешмалары. Әмма, беренче чиратта, аларны булдыру инициативасы төп эш бирүчеләргә карый, алар өчен кадрлар әзерләү алып барыла да инде ", — дип ассызыклады Сидоренко. Утырышта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыруга һәм 2020 елда аларның үтәлешен җәмәгать контроленә йомгаклар ясалды. Ведомство алдында татарстанлылар куйган бурычларның берсе — квалификацияле кадрлар әзерләү өчен ресурс үзәкләренең санын 37 дән 41 гә кадәр арттыруга кагылды.