Татарстанның Сарман һәм Баулы районнары җитәкчеләре үзләренең муниципалитетларында балалар иҗаты үзәкләре булдыруны сорадылар. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина министрлык каршындагы Иҗтимагый совет утырышында хәбәр итте.
«Сарман һәм Баулы районнарында балалар иҗаты үзәкләре төзү өчен объектлар төзү ихтыяҗы бар. Район башлыкларының хатлары бар», — дип сөйләде министр урынбасары.
А. Әсәдуллина шулай ук Дәрвишләр бистәсенең Балалар иҗат үзәгендә дә капиталь ремонт үткәрергә кирәк, дип өстәде. «Казан башкарма комитеты җитәкчесенең хаты бар. Бу оешма өчен төзекләндерелгән бинада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, шул исәптән инвалидлар өчен белән киң ишек уемнары, пандуслар, җиһазландырылган санузеллар, йөрү юллары булу мөһим. Оешма җиде җайлаштырылган программа буенча белем бирә", — дип ачыклык кертте ул.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстанда балаларга өстәмә белем бирүнең 154 оешмасы эшли. Шул ук вакытта мондый 49 оешманың гомуми белем бирү оешмаларында һәм торак йортларда урнашкан үз биналары юк.
"Өстәмә белем бирү оешмаларына караган аерым торучы объектлар саныннан 45 бина 40 елдан артык файдаланыла", — дип ассызыклады ул. Әсадуллина билгеләп үткәнчә, узган елда капиталь ремонт Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Саба һәм Спас районнарының биш бинасында гына үткәрелгән. Капиталь ремонтка бүлеп бирелгән акчаның гомуми суммасы 50,7 млн сумнан артып киткән. Былтыр 39 объектны ремонтлауга 5 млн сумнан артык акча тотылган. Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын гамәлгә ашыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле буенча 2020 елда фикер алыштылар.