Татарстанда аз комплектлы авыл мәктәпләре өчен киң профильле укытучы-тренер әзерли башлаячаклар. Бу хакта Андрей Кузьмин белән әңгәмәсендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры вазыйфаларын башкаручы Рафис Борһанов сөйләде.
«Без Татарстан Республикасы Президенты белән киңәшләштек, ул безнең башлангычны хуплады, бу уку елыннан укытуның интеграцияләнгән формасын кертәбез, махсус авыл мәктәпләре өчен 50 кешелек беренче төркемне җыеп, киң профильле белгечләр әзерләячәкбез», — диде Борһанов.
Бер педагог физкультура һәм ОБЖ укыта, спорт секциясендә укучыларны өйрәтә, шулай ук өлкән яшьтәге кешеләр өчен дәвалау физкультурасы буенча дәресләр алып бара алачак.
«Бездә бит һәр район үзәгендә спорт корылмалары, клублар бар. Ставкалар да бар, ә әзерлекле кешеләр җитми ", — дип ассызыклады ул. Интервьюның тулы версиясе sntat.ru сайтында бастырылган.
Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында күрергә була. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карарга мөмкин.