Татарстан Республикасының олимпиада хәрәкәтендә Мамадыш районы өченче ел рәттән алдынгы урыннны били. Бүгенге көндә инде 81 укучы яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Мамадыш районы мәгариф бүлегендә укучылар бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк һәм республика этапларында лаеклы чыгыш ясыйлар, дип аңлаттылар. Ә балаларның югары нәтиҗәләре артында аларның укытучыларының тырыш хезмәте тора.
«Алда безне олимпиада сынаулары көтә, аларның нәтиҗәләре буенча без шулай ук югары нәтиҗәләргә өметләнәбез", — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Мәгариф бүлегендә уңай динамиканы «Сәләтле балалар» муниципаль проектының йогынтысы белән аңлаттылар. Ул барлык уку предметлары буенча укучыларга тирәнтен белем бирүне күзаллый.