Күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм Татарстанның этномәдәни компонентлы мәктәпләре укучылары фестивале гала-концерт белән тәмамланды. Төп призны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең мәгариф үзәгеннән «Энҗе бөртекләре" күпмилләтле вокаль ансамбле яулады.
"Энҗе бөртекләре» безне бердәмлек белән әсир итте. Алар бердәм организм буларак чыгыш ясадылар: бер-берсен тойдылар, аңладылар һәм ярдәм иттеләр. Барлык параметрлар буенча алар башкалардан яхшырак булды, аларның җиңүе Һичшиксез», — дип сөйләде жюри рәисе — ТАССРның халык артисты-Казан дәүләт мәдәният институты доценты Римма Ибраһимова.
Фестивальдә барлыгы 1120 бала катнашты, алар «Хореография», «Вокал», «Халык иҗаты» номинацияләрендә өч яшь категориясендә җиңү өчен көрәштеләр. Проектның зона этаплары Казанда, Әлмәттә һәм Чаллыда узды. Катнашучыларның 20%тан кимрәге — 193 бала финалга үтте.
«Вокал» номинациясендә беренче урыннарны Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, шулай ук Ютазы районының Урыссу гимназиясе укучылары яулады. Хореографиядә «Сакарвело» ансамбле, «Ритм» бию коллективы, шулай ук Казанның күп милләтле якшәмбе мәктәбе солисткасы җиңү яулады. Халык иҗатында «Родничок» балалар фольклор коллективы, Казан шәһәренең күпмилләтле якшәмбе мәктәбеннән килгән дуэт һәм Минзәлә районы Калтак урта гомуми белем бирү мәктәбенең агач кашыклар ансамбле үзләрен иң отышлы яктан күрсәтте.
«Бу фестивальнең жюри әгъзалары составында мин беренче ел гына түгел һәм чыгышларның дәрәҗәсе елдан-ел арта бара дип ышанып әйтә алам. Катнашучыларның үз милләтләрен саклап калулары мине сөендерә. Әрмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар — кем генә юк. Фестивальдә беренче тапкыр катнашкан чакта, мин “Татарстанда шулкадәр милләт халкы яшиме икән дип гаҗәпләнгән дә идем?” — дип тәэсирләре белән уртаклашты Римма Ибраһимова.
Ул билгеләп үткәнчә, төрле милләт вәкилләре үсеп килүче буын үз телен һәм мәдәниятен саклап калсын өчен күп нәрсә эшлиләр.
"Кайчагында аларның үз милләтләре белән горурлануларына сокланам. Татарлар турында да алай ук әйтә алмыйм: бездә дә әле бу шундый дәрәҗәгә җитү юк. Бәлки, Татарстанда без бик күп, шул ук вакытта башка милләт вәкилләре азрак, һәм бу аларны берләштерә», — дип сөйләде жюри рәисе.
Фестивальне оештыручылар тарафыннан тугыз махсус номинация билгеләнгән иде, алар арасында «Тамашачылар симпатиясе призы», «Халык традицияләрен саклаган өчен», «Якты сәхнә образы өчен» һ.б. бар иде.